Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Тормышыгызны үзгәртергә, яшәвегезнең ямен җибәрүче кешеләрдән баш тартырга курыкмагыз

...Минем ирем беркайчан да артык юмарт булмады һәм мин аның бу сыйфатын аңлый идем, чөнки фатир сатып аласы, үзенең куышын булдырасы килде.

Яхшы максат һәм өйләнешеп, ике кешенекен җыю уңай...

Ирем, яшәвебезне тәэмин итәрлек һәм күпмедер сумманы җыеп барырлык, акчаны яхшы эшләде. Ул шулай ук минем эшләвемне һәм хезмәт хакымнан күпмедер сумманы аерып, фатирга дип, җыеп баруымны теләде. Бу миңа бик ошап бетмәсә дә, кияүгә чык­кач, ирең артыннан барырга һәм катлаулы хәлләрдә аңа ярдәм итәргә кирәклеген аңлый идем. Ул вакытта бу ахырның башы булган икән, ләкин әле мин алда ни буласын күз алдыма да китермәгәнмен.

Мөнәсәбәтләребезнең беренче елында бергәләшеп диңгезгә бара, артык чыгымнар тотмый гына булса да, рәхәтләнеп ял итә идек. Ирем сувенирлар алдырмый, аларны юкка акча түгүгә саный. Суыткычка ябыштырырга бер магнитик алдык, кояшта уңгач, аның өчен дә күпме сүз ишетергә туры килде. Экскурсияләргә, кафеларга бару юк, кичләрен диңгез буенда йөрибез дә, кунакханәгә кайтып йок­лыйбыз. Минем моңа ачуым килә иде. Ялга дип махсус йөз мең акча җыйдык! Елга бер барып, нормально ял итәргә ярый бит! Ә минеке илле меңне экономияләп кайтуыбызга үлеп шатланды. Ә мин үземне, болар бар да вакытлыча, дип тынычландырырга тырыштым.

Тора-бара хуже гына булды. Ул миңа беркайчан да акча бирмәде, бирсә дә – бурычка гына һәм кайчан аны кайтарачагымның датасын сорый иде. Мөнәсәбәтләребезнең икенче елында, нәрсәгә дә булса акча алсам, иремә расписка яза идем, мәсәлән, эчке киемнәргә өч мең алдым, дип. Мин аның бу кагыйдәләренә каршы килергә кыймадым, ирем бит. Башкаларныкы аннан да начаррак бит әле! Ә минеке эчми, тартмый, кыйнамый, чит хатыннар белән йөрми. Түзәргә, яңа фатир алганны көтәргә булдым. Биш ел яшәгәннән соң, фатир алыр­лык акча җыйдык һәм ирем мин җыйган акчаларны да үз счетына күчерергә кушты. Ул баштан ук үзенең счетына күчереп баруымны теләгән иде, Аллаһ сак­лады! Һәм шунда, аның гомумән бернинди күчемсез милек сатып алырга җыенмавы башыма барып җитте. Ул бу акчаларны просто җыя, бары тик булып торсыннар дип җыя, аңлыйсызмы? Мин трусы алып кияргә дә экономияләп яшәдем, ә ул аларны тәк кенә саклый!

Авызымны ачтым да, барысын да әйтеп салдым мин моңа. Гаиләбездә моңа кадәр булмаган ызгыш чыкты, хәтта, ниндидер күңелле мәҗлес барган, стена артындагы күршеләр дә тынып калды. Күрәсең, без алар өчен тере концерт куйдык. Ирем шундый итеп үкеренде, мин түзмәдем, ишекне шапылдатып ябып, өйдән чыгып киттем.

Ничә еллар мин ничек аның моның кадәр комсыз саранлыгын күрмәгәнмен?! Шуның кайчан да булса үзгәрәчәгенә ничек өмет иткәнмен? Мин шул мизгелдә барысы да беткәнен аңладым. Кафега кердем дә, биш елга беренче тапкыр кофе белән тәмле күмәч алдым һәм финанс иреклектән рәхәтләнеп, тәмләп эчтем. Тиздән, хәзер үземнең бөтенләй экономияләмичә, ни телим – шуны алырга мөмкинлегем барлыгы башыма барып җитте. Ә аерылышканнан соң үземнең көчемә ышаныч кайтты һәм үзмәшгульлек эшен башлап җибәрдем.


Ирем көнгә әллә ничә тапкыр шалтыратып, дуслашуыбызны үтенде, үз эшемдә күпме акча эшләвем белән кызыксынды. Аның дуслашырга омтылуы миңа кызык иде. Еш кына трубканы алмадым, аннары бөтенләй блокировкалап куйдым.
Хәзер минем хатын-кыз буларак кадеремне белүче һәм яратучым бар. Миңа чәчәкләр, кыйммәтле бүләкләр бирәләр һәм үземне өстәмә керем чыганагы итеп түгел, сөекле, кирәкле итеп хис итәм. Ә ирем әле дә ялгызы, минем кебек дурочканы таба алмыйдыр.
Аның характерындагы әлеге саранлык сыйфатларын кияүгә чыкканчы ук күрергә була иде, әлбәттә. Әмма беренче гашыйк булудан күзләремдә, кем әйтмешли, «розовые очки» чынбарлыкны күрергә комачаулагандыр, мөгаен. Андый күзлек аша ул миңа герой булып күренгән.

Диңгездә ял иткәндә мин аның кемлеген аңлаган идем инде, барыбер кеше сүзеннән куркып, аерылышырга кыймадым. Аллаһка шөкер, язмыш миңа карата юмарт булды һәм яхшы кеше белән очраштырды. Әмма мин аерылышканнан, һәр тиенне санау ихтыяҗы юкка чыкканнан гына да үземне бәхетле сизә идем.

Бу хатым аша нәрсә әйтәсем килә: тормышыгызны үзгәртергә, яшәвегезнең ямен җибәрүче кешеләрдән баш тартырга курыкмагыз! Бәхетебез үзебезнең кулларда.

Яшел Үзәннән Диләрә М.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев