Төнге салкыннардан соң Татарстанда +20 градуска кадәр җылы көтелә
Яшәеш

Төнге салкыннардан соң Татарстанда +20 градуска кадәр җылы көтелә

Бүген, 24 майда, Татарстанда антициклон йогынтысы аркасында коры һәм салкын көн фаразлана.

Аз болытлы һава, явым-төшем көтелми. Көндезге сәгатьләрдә 6-11 м/с җил төньяк һәм төньяк-көнбатыштан, кайвакыт 14 м/с кадәр көчәячәк (шул исәптән Казанда да).

Көндез һава +15, +20 градуска кадәр җылыначак (ТР башкаласында +17, +19 градуска кадәр).


Нет комментариев