Яшәеш

ТНВ 14 сәгатьлек «Бөтен гаилә белән сайлауларга!» телемарафонын уздырачак

Трансляцияне ТНВның «ВКонтакте»дагы рәсми төркемендә дә карап була.

Марафон «ТНВ-Татарстан» һәм «ТНВ-Планета» телеканалларында иртәнге 8:00 сәгатьтә башланып, кичкә кадәр дәвам итә. Студиядә Татарстанның танылган гаиләләре, хезмәт династияләре вәкилләре, яшьләр һәм озак еллар бергә яшәүче парлар катнашачак.

Телемарафон вакытында тавыш бирүчеләр арасында бүләкләр уйнатыла. 11 катнашучы iPhone 17 отса, баш бүләк итеп Sollers ST8 автомобиле биреләчәк.


Нет комментариев