Төннәрен "Җырлаучы" этләр өчен штрафка тартачаклар
23:00 сәгатьтән 07:00 гә кадәр чорда гражданнарның тынычлыгын бозган өчен административ җаваплылыкка маддә өстәлде. Өстәмә, әлеге хокук бозуны, берни дә эшләми генә кылу мөмкинлегенә кагыла.
Юстиция министрлыгында билгеләп үтүләренчә, маддәдә шундый өстәмә белән, актив рәвештә тынычлыкны бозучы (музыка акыртучы яки ремонт ясаучы) күршеләрне генә түгел, ә үзләренең битарафлыгы белән тынычлыкны боза торган гражданнарны да административ җаваплылыкка җәлеп итәргә мөмкин булачак.
Аерым алганда, фатирларында этләрен бикләп калдыручыларны (улап һәм шыңшып тынычлыгыгызны бозса) һәм автосигнализациясе берничә тапкыр эшләп тә, моңа тиешенчә игътибар итмәгән хуҗасын җаваплылыкка тартырга мөмкин булачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев