Татарстанның тыл хезмәтчәненә 94 яшь тулды
Аксубай районының тыл хезмәтчәне Агафон Сулейманкинга бүген 94 яшь тулды.
Бу хакта «Татар-информ»га ТР Хезмәт министрлыгы матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
«Сулейманкин Агафон Григорьевич 1932 елның 27 февралендә Аксубай районының Кисы авылында туган. Ике класс тәмамлаган. Тугыз яшеннән колхозда эшли башлаган, колхоз сарыкларын һәм бозауларын көткән. Үсә төшкәч, башка хезмәтчәннәр белән бергә үгезләр җигеп, басулар сөргән, Чистай һәм Норлат шәһәрләренә ашлык ташыган», – дип сөйләделәр матбугат хезмәтендә.
1952 елның мартында армия хезмәтенә алынган. Одессада 3 ел 8 ай хезмәт иткән. Өенә 1955 елның декабрендә кайткан. 1958 елда Иске Тимәш авылыннан кызга өйләнгән. Гаиләдә өч ул һәм бер кыз үстергәннәр. Агафон Григорьевич 63 яшенә кадәр колхозда эшләгән.
Татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев