Районда кош гриппы ачыкланган
***
Фото: Рәзилә Хәйретдинова, «ЯҮ»
Татарстанның Ютазы һәм Баулы районнарында югары патогенлы кош гриппы ачыклану һәм аның таралу куркынычы белән бәйле рәвештә карантин игълан ителде. Бу карарны Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов имзалаган.
Эпизоотик нокталар Ютазы районының Димтамак авыл җирлегендә крестьян-фермер хуҗалыгы һәм шәхси ярдәмче хуҗалык территориясендә ачыкланган. Чир чыккан урыннарда, Ютазы һәм Баулы районнарының авылларын да кертеп, 5 км радиуста куркыныч зона билгеләнгән.
Күзәтү зонасы бу урыннардан 100 км радиуста республиканың 9 районы территориясен үз эченә ала.
Эпизоотик урыннарда авыру кошларны дәвалау, кошларны күчерү һәм төркемнәргә бүлү, кошчылык продукциясен чыгару, кошларны йөртү, кыргый кошларны аулау (санны җайга салудан тыш) һәм чит транспорт керү тыела. Куркыныч янаган зонада кошларның хәрәкәтенә, ярминкәләр һәм күргәзмәләр уздыруга, кошларны ирекле йөртүгә һәм ауга чикләүләр (санны җайга салудан тыш) кертелгән.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе күзәтү зонасындагы чараларны да кертеп, авыру чыганакларын бетерү һәм таралуны булдырмау чаралары планын эшләргә тиеш. Карарның үтәлешен контрольдә тоту Татарстан Министрлар Кабинетына йөкләнгән.
Интертат
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев