Татарстанның яшь галимнәре торак сатып алу өчен 1,3 млн сум ала алачак
Татарстанда яшь галимнәргә ярдәм итү буенча киң колачлы программаны эшләтеп җибәрергә ниятлиләр. Тиешле документ проекты хәзер коррупциягә каршы экспертиза уза.
Фото: © Владимир Васильев / «Татар-информ»
Программа иң перспективалы фәнни кадрларга торак грантларын бирүне күздә тота. Конкурста сайлап алуда җиңүчеләр торак шартларын яхшыртуга 1,37 млн сум акча алачак.
Акчаларны фатир сатып алганда беренчел кертемгә, инде сатып алынган торак өчен түләү яки ипотека кредитын каплауга җибәрергә рөхсәт итәчәкләр. Шул ук вакытта катнашучының билгеләнгән таләпләргә туры килүе һәм расланган фәнни казанышлары булу мәҗбүри шарт булып тора.
Дәүләт ярдәменә 35 яшькә кадәрге фәннәр кандидатлары һәм 40 яшькә кадәрге фәннәр докторлары дәгъва итә алачак. Шулай ук фәнни өлкәдә кимендә өч ел эш стажы, фәнни эшчәнлекнең әһәмиятле нәтиҗәләре һәм торакка мохтаҗ буларак исәпкә кую таләп ителә.
Татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев