Татарстанның бер районында дүртенче балага 200 мең сум түләү кертү планлаштырыла
Татарстанның Буа районында дүртенче һәм аннан соңгы балалар туганда 200 мең сум күләмендә түләү кертү планлаштырыла.
Фото: Чулпан Гыйсмәтуллина, «ЯҮ»
Муниципалитет башкарма комитетының тиешле карар проекты әлегә коррупциягә каршы экспертиза уза.
Проект муниципаль берәмлектә туучылыкны арттыру буенча чараларны өстәмә көчәйтү өчен уйлап табылган. Бер тапкыр түләнә торган ярдәм мөрәҗәгать итү вакытына кимендә бер ел дәвамында Буа районы территориясендә даими яшәүче һәм судлылыгы булмаган хатын-кызлар өчен билгеләнгән.
Баланың тууы турында актны Буа районы ЗАГС бүлегендә теркәтергә кирәк. Мөрәҗәгать дүртенче һәм аннан соңгы бала туган көннән алып алты ай эчендә бирелергә тиеш.
«Бер тапкыр түләү балалары (яңа туган баланы да кертеп) тулы дәүләт тәэминатында булган гражданнарга, балаларының берсенә карата да ата-ана хокукларыннан мәхрүм ителгән (хокуклары чикләнгән) гражданнарга, шулай ук РФ бюджет системасы бюджетларына салымнар, җыемнар һәм страховка взнослары түләү буенча бурычы булган гражданнарга билгеләнми», – дип ачыклана документ проектында.
Карар кире көннән (агымдагы 2026 елның 1 гыйнварыннан) гамәлгә керәчәк һәм 31 декабрьгә кадәр үз көчендә калачак.
Татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев