Татарстанның атказанган артисткасында яман шеш тапканнар: фаразлар өметләндерми
Хастаханә палатасында төшерелгән фотосурәте белән ул туган көнендә социаль челтәрләрендә уртаклашты.
Зөлфия Камалова үзенең диагнозы – яман шеш авыруы турында сөйләде.
Танылган Австралия җырчысы сүзләренчә, ярты ел элек ул операция кичергән, ә хәзер метастаза белән көрәшә.
"Гафу итегез, яңалыкларым начар, фаразлар өметләндерә торган түгел", – дип белдерде ул.
Камалова язылучыларны "искиткеч уңыш тарихлары" белән бүлешергә һәм онкологиядән дәвалану турында сөйләргә чакырды. Хәер, дип өстәде ул, "күпчелек әйберләрне мин татып карадым бугай инде".
Җырчы Австралиягә 1991 елда студентлар алмашу буенча күченә. Аның җырлары белән беренче диск 1997 елда чыга. Бу елларда җырчы татар музыкасына, дөньяның төрле халыклары мотивларына һәм заманча юнәлешләргә мөрәҗәгать итеп, яңа яңгыраш бүләк итә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев