Татарстанның 5 мең кешесенә картлык буенча пенсия автоматик рәвештә билгеләнде
Быелгы ел башыннан 5560 татарстанлыга картлык буенча пенсия автоматик тәртиптә билгеләнгән. Бу хакта Татарстан Республикасы буенча СФР Бүлеге хәбәр итә.
Фото: Чулпан Гыйсмәтуллина, «ЯҮ»
Моның өчен шәхсән гариза бирү һәм белешмәләр җыю кирәк түгел. Шәхси счеттагы (ИЛС) мәгълүматларны «Госуслуги» порталында тикшерү генә җитә. Мәгълүматларны тикшергәннән соң, теләүчеләр автоматик билгеләүгә ризалыкларын раслый ала, бу турында белдерү татарстанлының шәхси кабинетына килә. Пенсиянең кайсы ысул белән китерелүен – банк ашамы яки почта бүлеге ашамы – һәркем үзе сайлый.
– Без дәүләт хезмәтләрен мөмкин кадәр уңайлы һәм тиз итәргә омтылабыз. Пенсияне автоматик билгеләү – бу алымның ачык мисалы. Кешеләргә клиентлар хезмәтенә барырга һәм документлар җыярга вакыт югалтырга кирәкми. ИЛСындагы мәгълүматларны тикшерү генә җитә – пенсия берничә сәгать эчендә рәсмиләштерелә, – дип аңлатма бирде Татарстан Республикасы буенча СФР Бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин.
Вечерняя Казань
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев