Татарстанның 4 меңнән артык пенсионеры балалар тәрбияләгән өчен өстәмә түләү алачак
Татарстанда 4724 кешегә пенсиягә өстәмә түләү биреләчәк.
Бу өстәмә — балалары 18 яшькә җитмәгән яки югары уку йортының көндезге бүлегендә укучы студентларны тәрбияләүче пенсионерлар өчен. Бу хакта республиканың Социаль фонды хәбәр итте.
Игътибар итегез: әгәр студент читтән торып (заочка), кичке яки дистанцион формага күчсә яки укудан куылса, өстәмә түләү туктатыла.
2026 елда өстәмәнең күләме:
- бер бала өчен — 3194,9 сум,
- ике бала өчен — 6389,8 сум,
- өч һәм аннан күбрәк бала өчен — 9584,69 сум.
Бу өстәмә эшләүче пенсионерларга да, эшләми торганнарына да бирелә.
18 яшьтән өлкән студент-балага өстәмә түләү рәсмиләштерү өчен, уку йортыннан көндезге уку формасында икәнлеге һәм уку вакыты күрсәтелгән белешмә китерергә кирәк. Әгәр студент рәсми рәвештә эшли һәм керем ала икән, аның әти-әнисе карамагында булу факты тикшерелә. Бу очракта өстәмә рәвештә әти-әнинең һәм студент баланың керемнәрен раслаган документлар тапшырылырга тиеш.
Вечерняя Казань
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев