Татарстанлыларга 23 февральгә алынган кайтарылмый торган бүләкләр турында сөйләделәр
23 февральгә бүләк сайлау – эшнең яртысы. Аннары аның белән нәрсә эшләп булуын белергә кирәк. Татарстан буенча Кулланучылар хокукларын күзәтү хезмәте белгечләре нинди товарларны кайтарып яки алыштырып булмавын искә төшерделәр.
Фото: ясалма интеллект
Кайтарып булмый торганнар товарлар:
Носки һәм эчке кием – монда зурлыкны һәм тегү сыйфатын төгәл белергә кирәк.
Парфюмерия һәм косметика – яраклылык вакытын, ЕАС маркировкасын тикшерегез һәм «Намуслы билге» (Честный знак) ярлыгын сканерлап, ялган товарга тап булмаска тырышыгыз.
Зәркән бизәнү әйберләре – пробалы тамга таләп итегез һәм документларны саклагыз.
15 көн эчендә кимчелекләре булган очракта кайтарып була торган товарлар:
Мобиль телефоннар, кул сәгатьләре, уен приставкалары – аларны кибеттә үк кабызып, тикшереп карау яхшырак.
Кайтарылмый торган товарларның тулы исемлеге хөкүмәтнең 2463 номерлы карарында бар. Интернет аша сатып алынган әйберләрдән кала. Анда заказ буенча эшләнгән әйберләрдән тыш, барлык товарны диярлек кире кайтарып була.
Вечерняя Казань
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев