Татарстанга федераль бюджеттан 300 миллиард сумга якын акча биреләчәк
Татарстан Республикасы Финанс министрлыгы хәбәр итүенчә, якынча өч ел эчендә республика бюджетына федераль бюджеттан һәм федераль фондлардан бюджетара трансфертлар килүе көтелә.
Фото: Чулпан Гыйсмәтуллина, «ЯҮ»
2026 елда мондый керемнәр күләме 92,9 миллиард сум дәрәҗәсендә фаразлана. Бу сумманың 79,9 миллиард сумын — субсидияләр, 9,1 миллиард сумын — субвенцияләр, 3,9 миллиард сумын башка бюджетара трансфертлар тәшкил итәчәк. Моннан тыш, федераль фондлардан 5,0 миллион сум күләмендә акча килүе көтелә.
2027 елда бюджетара трансфертлар күләмен 95 миллиард сум дәрәҗәсендә планлаштыру күздә тотыла. Аның составына 81,8 миллиард сум субсидияләр, 9,2 миллиард сум субвенцияләр һәм 4,0 миллиард сум башка бюджетара трансфертлар керә.
Прогнозлар буенча, 2028 елда федераль бюджеттан һәм федераль фондлардан килгән акчалар 103,5 миллиард сумга җитәчәк. Трансфертлар структурасында 90 миллиард сум күләмендә субсидияләр, 9,6 миллиард сум субвенцияләр һәм 3,9 миллиард сум башка бюджетара трансфертлар каралган.
Хәзерге вакытта федераль башкарма хакимият органнары белән 2026–2028 елларга федераль бюджеттан бюджетара трансфертлар бирү турындагы барлык килешүләр төзелгән инде.
Татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев