Татарстанга -33 градуска кадәр салкыннар килә
Бу атнада Татарстанда ял көннәренә кадәр салкын һава торышы урнашачак. Бу хакта ТР Гидрометүзәгендә хәбәр иттеләр.
Фото: © Владимир Васильев / «Татар-информ»
Иртәгә, 3 февраль көнне, республикада һава торышы аязучан-болытлы булачак. Төнлә һәм көндез кайбер районнарда кар явачак. Юлларда бозлавык, көнчыгышта кар өемнәре формалашачак.
Төнлә һәм иртәнге сәгатьләрдә термометр баганалары -19..-24 градуска кадәр төшәчәк, республиканың көнбатышында аязганда -25, -30 градуска кадәр, көнчыгышта -12..-17 градуска кадәр салкын булачак.
Көндез һава -11..-16 градуска кадәр җылыначак, кайбер көнбатыш районнарда -21.
Чәршәмбегә каршы төндә, 4 февральдә, якын атмосфера фронты Татарстанга зур булмаган, урыны белән уртача кар алып киләчәк. Буран булырга мөмкин.
Төнлә һәм иртән һава температурасы -23..-28, аязганда - 31, ә көндез -19..-24 градусны тәшкил итәчәк.
Пәнҗешәмбе, 5 февральдә, төбәк көньяк-көнбатыш антициклон перифериясенә чыгачак. Явым-төшемнәр көтелми. Тәүлекнең караңгы вакытында -23..-28, республиканың көнчыгышында аязганда -33 градуска кадәр салкын булыр дип фаразлана.
Көндез термометр баганалары -11..-16 градуска кадәр күтәреләчәк, әмма көнчыгышта -21 градуска кадәр генә.
Метеорологларның беренчел мәгълүматларына караганда, җомга, 6 февральдә, Татарстанда синоптик вәзгыять җитди үзгәрешләр кичермәячәк. Республикада антициклон йогынтысында явым-төшемсез һава торышы сакланачак.
Шул ук вакытта температура фоны күтәрелә башлаячак. Төнлә һәм иртән һава температурасы -14 тән -19 градуска кадәр, аязганда -22 градуска кадәр, ә көндез -9..-14 градуска кадәр җылыначак.
Шимбә көнне, 7 февральдә, көнбатыштан баручы атмосфера фронты Татарстанга кар, урыны белән буран һәм көчле җил алып киләчәк. Тәүлекнең якты вакытында һава акрынлап -6..-11 градуска кадәр җылыначак.
Татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев