Яшел Үзән яңалыклары

Зеленодольск районының "Яшел Үзән" газетасы

16+
Яшәеш

Татарстанда хакимият органнарының гадәттән тыш хәлләр вакытындагы эш тәртибе яңартылачак

Татарстанда табигый һәм техноген гадәттән тыш хәлләр вакытында хакимият органнарының яңа гамәл алгоритмы расланачак. Бу хактагы закон проекты Дәүләт Советының законлылык һәм хокук тәртибе комитеты утырышында каралды.

Документ буенча, гадәттән тыш хәлнең дәрәҗәсе — региональ яки муниципаль — турында карарны Татарстан Рәисе кабул итә. Ул шулай ук республиканың ГТХ комиссиясен җитәкли. Дәүләт Советы бу өлкәдә законнар кабул итәргә һәм аларның үтәлешен күзәтергә вәкаләтле. Кабмин суда һәм кече көймәләрне кулланганда куркынычсызлык кагыйдәләрен раслаячак. Шул ук орган халык өчен су белән тәэмин итү чыганакларын резервлый.

«Моннан тыш, закон проекты ГТХга реакция бирү территориаль астстемасының эшен, дәүләт күзәтчелеге тәртибен һәм коткару чараларын финанслауны тасвирлый. 2004 елдагы 62-ЗРТ номерлы иске законны көчен югалткан дип тану тәкъдим ителә», — дип өстәделәр Дәүләт Советында.

Вечерняя Казань

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев