Татарстанда тыелган никотинлы сагызлар сатканнар
Роспотребнадзор хезмәткәрләре Түбән Кама шәһәренең Вәхитов проспектындагы кибеттә никотинлы пластинкаларны законсыз сату фактын ачыклаган.
Фото: редакция архивыннан
Тикшерү республиканың 173 сәүдә объекты мониторингы кысаларында үткәрелгән.
Тикшерү барышында Loop брендының – 15, Hype брендының 17 упаковкасы сатудан алынган. Һәрберсендә төрле тәмле 55әр сагыз булган, бер упаковканың бәясе 400 сум тәшкил иткән. Продукциягә арест салынган.
Шәхси эшмәкәргә карата РФ Административ хокук бозулар кодексының 14.2 маддәсе буенча протокол төзелгән. Материаллар Түбән Кама шәһәр судына тапшырылган.
Параллель рәвештә ведомство белгечләре никотинлы продукция сатучы 126 интернет-сайтны тикшергән. Аларның унысында шундый ук пластинкаларны читтән торып сату ачыкланган. Судка юллама җибәрелгән.
Татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев