Татарстанда сайлауларның 90 проценты эшкәртелде: Рөстәм Миңнеханов 88,5 процент тавыш җыйды
Татарстан Республикасының хәзерге Рәисе Рөстәм Миңнеханов төбәк башлыгын сайлауда 90,07 процент тавыш бирү талоннары эшкәртелеп, 88,50 процент тавыш җыйды.
Моңа РФ Үзәк сайлау комиссиясе мәгълүматлары ишарә итә.
Икенче урынны Хафиз Миргалимов алды — аңа сайлаучыларның 4,86 проценты тавыш бирде. Өченче урынны 3,99 процент тавыш җыйган Руслан Йосыпов били. Виталий Смирновка исә Татарстан халкының 1,82 проценты тавыш биргән.
Кичә Татарстанда Бердәм тавыш бирү көне үтте. Республика халкы Татарстан Рәисен сайлады. Шулай ук 18нче Мәләкәс округы буенча Дәүләт Советы депутатын һәм 7,5 меңнән артык муниципаль депутатны сайлаулар узды.
Татарстан Рәисен сайлауда дүрт кандидат катнашты (әлифба тәртибендә): Рөстәм Миңнеханов («Бердәм Россия»), Хафиз Миргалимов (КПРФ), Виталий Смирнов («Социаль гаделлек өчен Россия пенсионерлар партиясе») һәм Руслан Йосыпов (ЛДПР).
Муниципаль сайлауларда катнашучыларның рекорд саны теркәлде – 11,4 меңнән артык кандидат.
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев