Кайбер татарстанлылар авыл стажы өчен пенсиягә өстәмә түләүләр алырга мөмкин.
Фото: Чулпан Гыйсмәтуллина, «ЯҮ»
2019 елдан рәсми рәвештә эшкә урнашмаган һәм кимендә 30 ел авыл стажы туплаган авылда яшәүче республика халкы үз пенсияләренә махсус өстәмә түләүләргә өметләнә ала. Шәһәр җирлегендә хезмәт стажы алган, аннары авыл җирлегенә күчкәннәр мондый өстәмәгә дәгъва итә алмый.
Авыл стажына Россия территориясендә агросәнәгать комплексы оешмаларында, шулай ук элеккеге СССР территориясендә 1992 елның 1 гыйнварына кадәр эшләү чорлары кертелә.
Нет комментариев