Татарстанда «Законсыз мигрант» оператив-профилактика чарасының өченче этабы старт алды. Ул 31 августтан 4 сентябрьгә кадәр дәвам итәчәк.
Операциядә ТР Эчке эшләр министрлыгының Миграция мәсьәләләре идарәсе хезмәткәрләре, территориаль ФСБ органнары, Росгвардия һәм җирле хакимият вәкилләре катнаша. Төп максат — миграция законнарын бозуларны ачыклау һәм кисәтү, шулай ук чит ил гражданнары һәм гражданлыгы булмаган затлар тарафыннан законсыз гамәлләрне булдырмау.
Тикшерүләр, беренче чиратта, төзелеш объектларында һәм иҗтимагый туклану предприятиеләрендә узачак. Казандагы төзелешләрнең берсендә инде 20 миграция законнары бозу очрагы ачыкланган.
Рейд барышында миграция өлкәсендәге җинаятьчелеккә каршы көрәшкә һәм РФ Җинаять кодексының 322 маддәсе буенча җинаятьләрне ачыклауга аерым игътибар биреләчәк. Миграция мәсьәләләре идарәсе искәртә: чит ил гражданнарын яшәү яки булу урыны буенча фиктив исәпкә кую өчен җинаять җаваплылыгы каралган.
КП Казань
Нет комментариев