Мөслим районында 4,6 млрд еллык «Каинсаз» метеоритының тулы күләмле копиясе белән стела ачылды. Чара метеорит төшүнең 90 еллыгына багышланды.
1937 елның 13 сентябрендә Каен-Саз авылы янында гомуми авырлыгы 200 кгдан артык метеорит төшкән. Хәзер бу урында өч мәгълүмат стенды һәм иң авыр фрагментның (102,5 кг) тулы күләмле копиясе куелган.
«Каинсаз» — 4 млрд елдан артык яшьтәге сирәк углеродлы хондритлар төренә керә. 2025 елда МДУ галимнәре метеоритта 4,6 млрд еллык микрофоссилияләр — борынгы биоген материал таптылар. Бу ачыш «Каинсаз»ны фәнгә мәгълүм иң борынгы тормыш дәлилләренең берсе итәргә мөмкин.
Экспозиция фәнни һәм туристик үзәк булачак. Метеоритның төп өлеше Мәскәүдә, ике зур фрагменты КФУның Геология музеенда саклана.
Татар-информ
Нет комментариев