Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Яшәеш

Татарстанда махсус хәрби операциядә катнашканнар өчен тернәкләндерү программалары эшли

Алар «Россия Спорты» дәүләт программасы кысаларында оештырыла. Ярдәм хезмәтләрен Казанның 7-се шәһәр клиник хастаханәсендә һәм «Восхождение» оешмасында алырга мөмкин.

«Восхождение» үзәгендә махсус операция нәтиҗәсендә инвалидлык алган кешеләр өчен 40 урынлы стационар бүлек ачылган. Һәрбер пациент өчен социаль хезмәтләр күрсәтү һәм инвалидлыкны җиңү программасы нигезендә аерым тернәкләндерү маршруты төзелә. Эш паициентның тормыш активлыгын чикли торган сәбәпләрне бетерүгә юнәлдерелгән.

Хәрби хәрәкәтләр инвалидларына барлык хезмәтләр ирекле рәвештә күрсәтелә. Тернәкләндерү курсы 15 көн дәвам итә. Стационарда ул ике елга бер тапкыр, ә көндезге бүлектә – елга ике тапкыр үтәлергә мөмкин.

Үзәктә махсус операциядә катнашучылар психолог ярдәме ала, хәрәкәт функцияләрен торгыза, мөстәкыйль яшәргә һәм реабилитация коралларын кулланырга өйрәнә. Йорт эшләрен башкару осталыкларын өйрәнү өчен махсус җиһазландырылган фатир да бар. Үзәк, шулай ук, хезмәт белән тәэмин итү буенча ярдәм күрсәтә. МХО катнашучыларга һөнәр сайлауда, эш табуда һәм урнашуда ярдәм ителә.

Тернәкләндерү һәм хокукый ярдәм турында тулырак мәгълүмат алу өчен, махсус операциядә катнашучылар һәм аларның гаилә әгъзалары «Ватанны саклаучылар» фондының Татарстанның теләсә кайсы районындагы социаль координаторларына мөрәҗәгать итә ала.

Адаптив спортны үстерү «Россия спорты» дәүләт программасының мөһим өлеше булып тора һәм инвалидлыклары булган кешеләрне, шул исәптән, махсус операция ветераннарын һәм катнашучыларын реабилитацияләүдә һәм социаль адаптацияләүдә төп роль уйный.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев