Яшәеш

Татарстанда «Мәктәп экопатруле» конкурсы старт алды

Конкурс «Экологик иминлек» милли проектын хуплау максатыннан уздырыла. Ул 2014 елдан бирле Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов йөкләмәсе буенча гамәлгә ашырыла, дип хәбәр итә ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының матбугат хезмәте.

Алынган мәгълүматка караганда, проектның максаты — мәктәп укучыларын табигатьне саклау эшчәнлегенә җәлеп итү. «Мәктәп экопатруле» эшчәнлеге дәверендә 51 меңнән артык рөхсәтсез чүплек ачыкланган һәм бетертелгән.

Катнашу өчен «Я-школьник» мультисервисын йөкләргә, теркәлергә һәм теркәлгән чүплекләрнең фотосурәтләрен җибәрергә кирәк. Экологлар чаралар күрәчәк, ә укучы баллар алачак. Балл никадәр күбрәк булса, җиңү мөмкинлеге дә шулкадәр югары.

Конкурс шәһәр һәм авыл мәктәпләре арасында түбәндәге номинацияләр буенча уздырыла: «Иң актив укучы» (1–4, 5–8, 9–11 сыйныфлар), «Иң актив сыйныф», «Иң актив мәктәп» һәм «Иң яхшы муниципаль район/шәһәр округы». 2025/2026 уку елы йомгаклары буенча җиңүчеләр ноябрьдә бүләкләнәчәк.

Конкурс ел саен 1 сентябрьдән 31 августка кадәр уза. Оештыручылар — ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы һәм ТР Цифрлы үсеш министрлыгы.

Татар-информ


Нет комментариев