Татарстанда коточкыч юл һәлакәтендә өч кеше вафат булган
Татарстанда М5 трассасында җиңел машина һәм «КамАЗ» бәрелешкән.
Бу хакта республиканың Дәүләт автоинспекциясе хәбәр итә.
Беренчел мәгълүматлар буенча, Nissan автомобилен йөртүче каршы як полосага чыккан һәм «КамАЗ» йөк машинасы белән бәрелешкән. Бәрелү нәтиҗәсендә җиңел машинаның йөртүчесе һәм ике пассажиры урында ук үлгән.
Юл-транспорт һәлакәте шартлары ачыклана. Ведомство мәгълүматлары буенча, 65 яшьлек Nissan йөртүчесе руль артына арган хәлдә утырган.
Татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев