Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Яшәеш

Татарстанда «Кадрлар» илкүләм проекты буенча яңадан укытуга гаризалар кабул итү башланды

Республикада «Кадрлар» илкүләм проекты кысаларында түләүсез яңадан укытуга гаризалар кабул итү башланды.

«Россия эше» порталында татарстанлылар өчен беренче 32 белем бирү программасы ук элегрәк тәкъдим ителгән иде. Яңа белгечлекләр өчен программалар сайлау әлегә дәвам итә, һәм якын арада яңа күнекмәләр һәм компетенцияләр үзләштерергә теләүчеләргә башка вариантлар да тәкъдим ителәчәк.

Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгында билгеләп үтүләренчә, укытуны оештыру хезмәт базарында ихтыяҗ булган һөнәрләр, вазыйфалар һәм белгечлекләр исемлеге нигезендә алып барыла. Алар арасында – бухгалтер, мәгълүматлар базасы администраторы, веб-эшләнмәче, автобус һәм йөк автомобиле йөртүчеләре, кунакханә администраторы, техник ярдәм күрсәтү белгечләре, тегүче һәм башка һөнәрләр бар.

Яңадан укыту курсларына язылу өчен «Россия эше» порталында гариза бирергә һәм кадрлар үзәгендә һөнәри юнәлеш алу зарур.

2026 елда республикада барлыгы 7,6 мең кешене яңадан укыту планлаштырыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев