Татарстанда югалган балыкчыны эзлиләр
Минзәлә районында югалган балыкчыны эзләү дәвам итә.
17 апрельдә балык тоту вакытында ике ир-ат (1987 һәм 1989 елгылар) югалган. Эзләү операциясе барышында Татарстан Республикасы ГКУ «Эзләү-коткару хезмәте»нең 6 нчы ПСС коткаручылары Дусай-Кичү авылы янында Ык елгасында югалган көймәне тапкан, дип хәбәр итте матбугат хезмәте.
Соңрак, ярдан 800 метр ераклыкта, 1 метр тирәнлектән судан 1989 елгы ир-атның мәете чыгарылган һәм хокук саклау органнары хезмәткәрләренә тапшырылган. Караңгы төшү белән эзләү эшләре туктатылган, ә икенче ир-атны (1987 елгы) эзләү бүген, 20 апрельдә, яңартылачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев