Татарстанда илкүләм проект кысаларында барлыгы 2,5 мең гектар культураны урман җирләренә күчергәннәр
Быел Татарстан Республикасында «Экологик иминлек» илкүләм проектының «Урманнарны саклау» федераль проекты кысаларында «Татарстан Республикасында урманнарны саклау» төбәк программасы буенча урман тармагы белгечләре 2,5 мең гектар мәйдандагы урман культураларын яңартты.
Эшнең төп этабы булып урман җирләренә яңа агач үсентеләре утырту булды. Бу турыдадагы мәгълүматны республикабызның Урман хуҗалыгы министрлыгы раслады.
Татарстан урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Илгизәр Зарипов эшнең әһәмиятен ачып лаеклы бәя бирә:
«Профессиональ терминологиягә кереп тормыйча, гадирәк итеп әйткәндә, без билгеләнгән мәйданда сыйфатлы урман агачлары үстердек. Урманнарны торгызу – бик сабырлык таләп итүче озак процесс. Ул орлык җыюдан, аларны үрчетүдән һәм яшь үсентеләрне утыртудан башлана. Утырту эше тәмамланганнан соң, агротехник тәрбияләү чараларын да үткәрергә кирәк. Ахыргы уңыш боларның барысын да сыйфатлы рәвештә башкаруга бәйле».
Шуңа өстәп, «Урманнарны торгызу һәм урман үрчетү өчен урман үсемлекләренең орлык запасы» төбәк проектының өстәмә индикаторларына ирешү юлында да эшләр алып барыла. Урманнарны уңышлы торгызу өчен югары сыйфатлы орлыкларның булуы мөһим, 2025 елга планлаштырылган күрсәткеч 11 455 тоннаны тәшкил итә.
Хәзерге вакытта министрлыкка караган оешмаларның белгечләре 6 284 килограмм орлык әзерләгән. Җыелган орлыкларның төрле төренә карата бүленеше түбәндәгечә: 529 кг нарат, 69 кг карагай, 4 679 кг имән, 779 кг каен һәм 190 кг корычагач орлыгы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев