Татарстанда илкүләм проект кысаларында 1200 гектар мәйанда урманнар торгызылачак
2026 елда Татарстанда 2550 гектар мәйданда урманнарны торгызу буенча зур күләмле эшләр башкару планлаштырыла. Шуларның 1200 гектары «Экология» илкүләм проекты кысаларында торгызылачак.
Бу хакта Татарстан Урман хуҗалыгы министры урынбасары Илгизәр Зарипов хәбәр итте.
Министрлык планнары буенча, 1200 гектарда урман культуралары утырту, 1348 гектарда урманнарны табигый торгызу, ә 2 гектар мәйданда урманнарны катнаш ысул белән торгызу каралган.
"Без урман байлыкларын торгызу һәм арттыру буенча системалы эшне дәвам итәбез. Урман үсемлекләре орлыклары әзерләүгә, шулай ук урман питомникларында стандарт утырту материаллары үстерүгә аерым игътибар биреләчәк. Бу урман культураларының яхшы үсешен һәм тотрыклылыгын тәэмин итәчәк", – диде Илгизәр Зарипов.
Илкүләм проект кысаларында кимендә 11,455 тонна урман үсемлекләре орлыгы әзерләү, шулай ук 488,2 гектар мәйдандагы урман орлыкчылыгы объектларына карап-тәрбияләү эшләре башкару планлаштырыла. Шул ук вакытта 1,5 мең гектар мәйдандагы урман культураларын урман җирләренә күчерү, шулай ук урман культуралары һәм урман янгыннары сүндерү техникасы сатып алу да күздә тотыла.
"Орлыклар җыю эше башланды инде, хәзерге вакытта ылыслы агач токымнары орлыкларын җыю һәм эшкәртү бара", - дип өстәде Илгизәр Зарипов.
Соңгы биш ел эчендә Татарстан Республикасында 17,5 мең гектар мәйданда урманнарны торгызу һәм үрчетү эшләре башкарылган.
Искәртеп үтик, "Экология" илкүләм проектының "Татарстан Республикасында урманнарны саклау" төбәк проекты 2025 елдан гамәлгә ашырыла башлады.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев