Татарстанда көч структуралары ФСБ идарәсе хезмәткәренең гомеренә кул сузуда шикләнелгән 45 яшьлек җирле кешене тоткарлаган.
Фото: редакция архивыннан
Бу хакта «Татар-информ»га ведомствоның матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
Махсус хезмәт мәгълүматлары буенча, ир-ат ФСБ хезмәткәреннән үч алу максатыннан, үтерүне оештыру өчен алдан ук сүз куешкан.
Хәзерге вакытта РФ Җинаять кодексының «Хокук саклау органнары хезмәткәренең гомеренә кул сузу» маддәсе буенча җинаять эше тикшерелә. Оператив-эзләү чаралары һәм тикшерү эшләре дәвам итә.
Татар-информ
Нет комментариев