Татарстанда яшь белгечләргә аеруча ихтыяҗ булган тармакларны атадылар
Татарстанда яшь кадрларны эшкә урнаштыру мәсьәләсенә зур игътибар бирелә.
Республикада яшь хезмәткәрләргә аеруча ихтыяҗ булган берничә тармак бар. Бу хакта Татарстанның хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова «Эшләүче яшьләр һәм җәмәгать инициативалары» III Республика яшьләр профсоюз активы форумында хәбәр итте.
«Болар – сәламәтлек саклау, IT-эшләнмәләр, финанс хезмәтләре, сәүдә һәм мәгариф өлкәләре. Хезмәт базарында бүгенге вәзгыять шундый. Ә 2032 елга кадәрге перспективада, безнең республика сәнәгатькә юнәлеш тоткан төбәк булуын исәпкә алып, сәнәгать, технологияләр һәм транспорт тармаклары да зур әһәмияткә ия булачак. Нәкъ менә бу өлкәләр Татарстанның киләчәген билгели», – дип белдерде ул.
Аның сүзләренчә, дәүләт тә яшь кадрларга ихтыяҗ кичерүче зур эш бирүче булып тора. Яшь белгечләр сәламәтлек саклау, яшьләр сәясәте, мәгариф, мәдәният, авыл хуҗалыгы һәм башка өлкәләрдә кирәк.
Татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев