Татарстанда янә буран һәм көчле җил булачак
Яшәеш

Татарстанда янә буран һәм көчле җил булачак

Иртәгә, 8 гыйнварда, Татарстанда һава шартларының сизелерлек начараюы көтелә.

Фото: © Михаил Захаров / «Татар-информ»

Бу хакта ТР Гидрометүзәге хәбәр итә.

Пәнҗешәмбе көнендә буран булачак, күз күреме 1000 метрга кадәр һәм аннан да кимрәккә начарланачак.

Көчле җил 15 метрдан 17 м/с ка кадәр көчәячәк (ТР башкаласында - 15 м/с ка кадәр).

Юлларда кар боткасы һәм бозлавык хасил булачак.

Дәүләт автоинспекциясе татарстанлыларны шәхси автомобильләрдә йөрүдән баш тартырга чакырды.


Нет комментариев