Бүген, 19 гыйнварда, Татарстанда һава шартларының начарлануы көтелә. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.
Фото: ясалма интеллект
Иртән һәм көн ахырына таба республиканың кайбер районнарында, шул исәптән Казан шәһәрендә дә, көчле бозлавык барлыкка киләчәк. Кайбер урыннарда бураннар да булырга мөмкин.
Синоптикларның якынча мәгълүматлары буенча, атна башында Татарстан кабат атмосфера фронтлары йогынтысында булачак. Һава температурасының әкренләп күтәрелүе дәвам итәчәк.
Нет комментариев