Татарстанда физика, химия һәм биология укытучылары өчен 345 мең сумга кадәр премия түләнәчәк
Татарстанда физика, химия һәм биология фәннәрен укытучы педагоглар өчен берьюлы түләүләр кертү әзерләнә. Бу инициатива хәзерге вакытта коррупциягә каршы экспертиза уза.
Премия 230 меңнән 345 мең сумга кадәр булачак. Аның күләме укытучының квалификациясенә һәм хезмәт стажына бәйле. 345 мең сумны югары категорияле һәм зур тәҗрибәле укытучылар ала алачак. Әгәр укытучының стажы биш елга кадәр булса, аның өчен 288 мең сум каралган. Югары уку йортлары укытучыларына, алар мәктәпләрдә дә эшли икән, 230 мең сум түләнәчәк.
Түләүне алу өчен, укытучы билгеле бер критерийларга туры килергә тиеш. Мәсәлән, аның чыгарылыш укучыларының ким дигәндә 10 проценты Бердәм дәүләт имтиханында 80 һәм аннан югары балл җыярга тиеш. Шулай ук укучылар олимпиадаларда призерлар булырга, ә педагоглар үзләре белем бирү чараларын үткәрүдә катнашырга тиеш.
Түләүләр конкурс нигезендә биреләчәк.
Вечерняя Казань
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев