Татарстанда чит илдән кайткан кешедә корь очрагын теркәделәр
Гыйнварда Татарстанда корьның читтән килгән очрагын теркәделәр. Бу хакта “Татар-информ”дагы матбугат конференциясендә ТР буенча Роспотребнадзор идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина сөйләде.
Фото: Чулпан Гыйсмәтуллина, «ЯҮ»
"Авыручы белән элемтәдә 246 кеше булган, әмма вакцинация аларның дүртесенә генә кирәк булган", – дип хәбәр итте ул. Бу, Авдонина фикеренчә, халыкның прививка ясату дәрәҗәсе җитәрлек дигән сүз.
Шул ук вакытта ул билгеләп үткәнчә, республикада яшәүче 2,5 мең кеше корьга каршы вакцинациядән баш тарта.
Татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев