Яшел Үзән яңалыклары

Зеленодольск районының "Яшел Үзән" газетасы

16+
Яшәеш

Татарстанда цифрлы сервислар буенча навигатор эшли башлады

МАКС мессенджерында Татарстанның цифрлы сервислары буенча яңа мини-кушымта – навигатор эшли башлады.

Фото: Рәзилә Хәйретдинова, «ЯҮ»

Ул Татарстан Республикасының Министрлар Кабинеты тарафыннан булдырылган һәм төп дәүләт һәм муниципаль ресурсларга тиз керү мөмкинлеген тәэмин итә.

Кушымта «бер тәрәзә» принцибы буенча эшли, республика Рәисе, Хөкүмәт, Дәүләт Советы, Казан мэриясе, республика министрлыклары, дәүләт комитетлары һәм шәһәр-район администрацияләренең рәсми интернет-ресурсларына сылтамаларны берләштерә.

Кулланучыларга түбәндәге сервислар тәкъдим ителә: Татарстан Дәүләт хезмәтләре чат-боты (табибка язылу, салымнар түләү, штрафларны тикшерү, «Халык контроле»на гариза бирү), Татарстан МФҮ чат-боты (язылу, филиалларның эш тәртибе һәм йөкләнеше, документлар әзерлеген тикшерү), шулай ук республиканың теләсә кайсы ведомствосына мөрәҗәгать юллау өчен интернет-кабул итү бүлмәсе.

Исегезгә төшерәбез: Татарстан тарихи-мәдәни мирас объектлары турындагы мәгълүматларны цифрлы интеграцияләү буенча пилот төбәк булачак. Хезмәттәшлек меморандумына Миңнеханов һәм Мутко ПМЭФта кул куйды.

КП Казань

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев