Татарстанда беренче тапкыр «Ракета куркынычы» режимы игълан ителде
Бүген, 27 февральдә, Татарстанда беренче тапкыр «Ракета куркынычы» режимы игълан ителде.
Бүген, 27 февральдә, Татарстанда беренче тапкыр «Ракета куркынычы» режимы игълан ителде.
Сигнал МЧС Россиянең мобиль кушымтасы аша 12:06 сәгатьтә килде, шуннан соң Татарстанның берничә районында һәм Казанда сиреналар яңгырады.
Ракета куркынычы нәрсә ул?
МЧС хәбәр итүенчә, ракета куркынычы вакытында халыкның гамәлләре БПЛА куркынычы вакытындагы кебек үк. Ләкин бу ике куркынычның асылы төрле. Ракеталар, дроннардан аермалы буларак, бик югары тизлеккә ия һәм максатка берничә минут эчендә ирешә ала, шуңа күрә бу сигнал максималь тизлек белән эш итүне таләп итә.
Бинада булсагыз – аскы катларга, подвалга яки паркингка төшегез. Лифтны куллану тыела.
Өйдә булсагыз – тәрәзәсез бүлмәгә (ванна, коридор, кладовая) кереп утырыгыз.
Урамда булсагыз – иң якын бинага яки җир асты юлына керегез, ачык мәйданнарда калмагыз.
Фото-видеоларны социаль челтәрләрдә урнаштыру тыела – бу куркынычсызлык таләбе!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев