Татарстанда беренче карның кайчан төшәчәге билгеле булды
Якындагы өч тәүлектә температура фоны нормадан бераз түбәнрәк булачак, беренче кар явачак.
Бу хакта "Татар-информ" га Татарстан Гидрометүзәгенең метеопрогнозлар бүлеге башлыгы Ирина Трущина хәбәр иткән.
"16-18 октябрьдә төнге сәгатьләрдә һава температурасы -3тән +5 градуска кадәр, ә көндез +5тән +12 градуска кадәр булыр дип көтелә. Бу көннәрдә урыны белән бераз яңгыр явачак, кайбер районнарда юеш кар явачак», – дип сөйләгән ул.
Безнең якларда беренче кар гадәттә октябрьнең икенче-өченче декадасында ява һәм тиз эреп бетә. Республикада тотрыклы кар катламы гадәттә ноябрьнең икенче декадасы ахырында ята.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев