Бу атна ахырында ук Татарстанда беренче кар яварга мөмкин.
Бу хакта «Метео» һава торышына фаразлар бирү үзәге җитәкчесе Александр Шувалов хәбәр итте.
Шувалов сүзләренчә, бу Татарстанның төньяк һәм төньяк-көнчыгышына гына кагыла. «Шимбәгә кадәр әйбәт, искиткеч, уртача һава торышы көтелә, кояш та җитәрлек булачак — +15.+17 градус җылы булачак» — дип Шувалов сүзләрен kzn.ru порталы хәбәрчеләре җиткерә.
Моңа кадәр КФУ профессоры Юрий Переведенцев ялларда (7-8 октябрь) Арктикадан салкын һава исүен әйткән иде.
Чыганак:ТНВ Татарча
Нет комментариев