Яшел Үзән яңалыклары

Зеленодольск районының "Яшел Үзән" газетасы

16+
Яшәеш

Татарстанда башлангыч сыйныф укытучылары җитми

Татарстанда иң күп ихтыяҗ математика, рус теле, башлангыч сыйныфлар, чит телләр, физика, информатика, тарих, биология, химия укытучыларына, шулай ук балалар бакчалары тәрбиячеләренә.

Фото: Рәзилә Хәйретдинова, «ЯҮ»

Бу хакта «Татар-информ»ның баш мөхәррире Ринат Билаловка биргән интервьюсында Татарстан мәгариф һәм фән министры Илсур Һәдиуллин хәбәр итте.

«2025-2026 уку елы башланганда педагогик хезмәткәрләргә ихтыяҗ 2 меңнән артык кеше тәшкил итте. Ләкин бер мәктәп тә укытучысыз калмады. Педагоглар җитешмәве проблемасын өлешчә, педагогик белгечлекләр буенча белем алучы югары курс студентларын эшкә җәлеп итеп, эшләүче хезмәткәрләрнең эш йөкләнешен арттырып хәл итәбез», – дип сөйләде ул.

Министр сүзләренчә, укытучыларга зур ихтыяҗ Казанда, Яр Чаллыда, Түбән Кама, Биектау һәм Лаеш районнарында күзәтелә.

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев