Яшел Үзән яңалыклары

Зеленодольск районының "Яшел Үзән" газетасы

16+
Яшәеш

Татарстанда атна эчендә берничә төр яшелчә кыйммәтләнде, шул исәптән кишер

15 июньнән 22 июньгә кадәр Татарстанстат мәгълүматлары буенча, атна эчендә Татарстанда берничә төр яшелчә кыйммәтләнде.

Кишер бәясе 9,35 процентка күтәрелеп, килограммы 54,35 сумга җитте. Бәрәңгенең уртача бәясе 49,66 сумнан 53,98 сумга кадәр күтәрелде (+8,63 процент). Чөгендер 5,63 процентка кыйммәтләнеп, килограммы 46,23 сум булды.

Элегрәк майда Татарстанда бәяләр алдагы ай белән чагыштырганда 0,16%ка үскәне, еллык инфляция 6,29% тәшкил иткәне хәбәр ителгән иде. Бу күрсәткеч Идел буе федераль округы буенча уртача күрсәткечтән (5,94%) һәм гомумән ил буенча (5,31%) югарырак. Апрель белән чагыштырганда азык-төлек товарлары һәм азык-төлек булмаган товарлар арзанлады, ә хезмәт күрсәтү кыйммәте, киресенчә, артты.

Вечерняя Казань

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев