Татарстанда АИ-98 бензины атна эчендә 4,5 сумга кыйммәтләнгән
Росстат 7–13 июль атнасында Татарстанда АИ-98 һәм аннан югары сыйфатлы бензинның рекордлы кыйммәтләүен теркәгән.
Аның бәясе 4,53 сумга артып, бер литры 98,40 сумга җиткән.
Калган ягулык төрләре аз гына кыйммәтләнгән. АИ-95 10 тиенгә арткан (73,85 сумга кадәр), дизель ягулыгы — 8 тиенгә (81,65 сумга кадәр), АИ-92 — 13 тиенгә (68,11 сумга кадәр). Төбәктә ягулыкның уртача бәясе индексы 19 тиенгә үсеп, 71,34 сумга җиткән.
Шул ук вакытта Татарстан ягулык сату пунктлары күрше төбәкләргә караганда әле дә отышлырак. Идел буе федераль округында бер литр бензинның уртача бәясе 73,18 сумны тәшкил итә.
КП Казань
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев