Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Яшәеш

Татарстанда «Абилимпикс» чемпионатында 1,8 меңнән артык катнашучы көтелә

16 марттан 13 апрельгә кадәр Татарстанда инвалидлар һәм сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен «Абилимпикс» төбәк чемпионаты узачак. Чара «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проектының «Профессионалитет» федераль проекты кысаларында оештырыла.

Һөнәри компетенцияләрне үстерү үзәге матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, ярышларда якынча 1800 конкурсант катнашачак. Алар «Мәктәп укучылары», «Студентлар» һәм «Белгечләр» категорияләре буенча бүленәчәк – һәр категориядә 600әр кеше.

Чемпионат Татарстанның 14 муниципаль районында, 35 мәгариф оешмасы базасында узачак. Катнашучылар 50 төп һәм 75 төбәк компетенциясе буенча көч сынашачак. Яңа юнәлешләр арасында «Каш ясау остасы», «БПЛА эшләү һәм җыю», «Ротангнан эшләнмәләр ясау», «Кузов ремонты», «Социаль тернәкләндерү белгече» һәм «Техник-протезист» кебек компетенцияләр бар. Конкурсантларның эшен 630 эксперт бәяләячәк, ә мәйданчыкларда 400 волонтер ярдәм итәчәк.

Чемпионатның мөһим өлеше булып күпсанлы авыр тайпылышлары, шул исәптән менталь тайпылышлары булган кешеләр өчен «Мөмкинлекләр фестивале» тора. Аның төп максаты – катнашучыларны социальләштерү, беренчел һөнәри күнекмәләр булдыру һәм социаль мәшгульлеккә ярдәм итү. Бу эшкә балалар йортларында һәм интернатларда даими яшәүчеләр дә җәлеп ителә. Фестивальдә катнашучылар 22 компетенция буенча технологик карталар формасындагы биремнәрне үтәячәк. Юнәлешләр арасында – «Пешекче ярдәмчесе», «Тукыма кисәкләреннән курчак ясау», «Пирография», «Интерьер әйберләрен бизәү», «Йон белән рәсем ясау», «Агачка рәсем төшерү» һәм башкалар. Фестивальдә 550ләп кеше катнашыр дип көтелә.

Мөмкинлекләре чикләнгән һәм инвалид мәктәпкәчә һәм башлангыч мәктәп яшендәге балалар өчен аерым «Һөнәр белән танышу фестивале» оештырылачак. Чара 5–13 яшьлек балаларга юнәлдерелгән һәм иртә профориентация максатыннан уен форматында узачак. Фестиваль Арча, Казан, Яр Чаллы һәм Түбән Кама шәһәрләрендә уздырылачак. 5 белем бирү оешмасы базасында яшь катнашучылар үзләрен 18 компетенция буенча күрсәтә алачак. Чарада 300гә якын конкурсант катнашыр дип планлаштырыла.

Элегрәк, 2025 елда Татарстан вәкилләре Мәскәүдә узган «Абилимпикс» илкүләм чемпионатында 69 медаль яулап, төбәкләр арасында медаль зачетында икенче урынны алган иде. Шулай ук республика махсус хәрби операциядә катнашучылар арасында һөнәри осталык буенча беренче чемпионатны оештыруда һәм «Абилимпикс» хәрәкәтен үстерүгә керткән өлеше өчен махсус бүләккә лаек булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев