Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Яшәеш

Татарстанда «Абилимпикс» чемпионатына 1700дән артык кеше җыелды

Татарстанда инвалидлар һәм сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен «Абилимпикс» төбәк һөнәри осталык бәйгесе тәмамланды.

Ярышта 1700гә якын катнашучы көч сынашты, шуларның 600гә якыны «Мәктәп укучылары», «Студентлар» һәм «Белгечләр» төркемнәрендә чыгыш ясады. Бу чара «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проектына кергән «Профессионалитет» федераль проекты ярдәмендә оештырылды. Мәгълүматны Татарстанның Һөнәри компетенцияләрне үстерү үзәге матбугат хезмәте җиткерде.

Чемпионат республиканың 14 муниципаль районында урнашкан 35 уку йорты базасында узды. Бәйге 48 төп һәм 76 өстәмә төбәк компетенциясе буенча оештырылды. Катнашучыларның эшчәнлеген 661 белгеч бәяләде, ә ярыш мәйданнарында 620 ирекле ярдәм күрсәтте. Яңа компетенцияләр арасында «Каш ясау остасы», «БПЛА эшләү һәм җыю», «Реклама белгече», «Социаль реабилитация белгече» һәм «Техник-протезист» бар.

«Абилимпикс» төбәк бәйгесе быел бик зур күләмдә һәм уңышлы узды. Татарстан вәкилләре, шул исәптән “Техник-протезист” кебек яңа юнәлешләрдә дә катнашты. Бу компетенцияләр катнашучылар өчен бик кызыклы һәм файдалы булды», – дип сөйләде Татарстандагы «Абилимпикс» хәрәкәте үзәге җитәкчесе Адилә Исхакова.

Ярышлар белән бергә 13–30 апрель көннәрендә «Мөмкинлекләр фестивале» дә узды. Анда республиканың 12 муниципаль берәмлегендәге 13 махсус «Абилимпикс» компетенция үзәге базасында үсеш проблемалары, күпсанлы яки акыл сәләте чикләнгән 500дән артык кеше катнашты. Моннан тыш, Татарстанда беренче тапкыр инвалидлар һәм сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән мәктәпкәчә яшьтәге һәм башлангыч сыйныф балалары өчен «Һөнәрләр дөньясына сәяхәт» фестивале оештырылды. 4 муниципаль берәмлектәге 5 мәгариф оешмасы мәйданчыгында 250дән артык бала 19 төрле компетенция буенча уен рәвешендә көч сынашты.

«Яшел хуҗалык хезмәткәре» компетенциясендә җиңү яулаган Виктория Бокова бәйгедә катнашуыннан соң тәэсирләре белән уртаклашты:

«Мин мондый бәйгедә беренче тапкыр катнашам. Озак һәм тырышып әзерләндем: төрле модульләр һәм биремнәр үтәдем. Барысы да килеп чыкты, шуңа күрә җиңүче булуыма бик шатмын. Чемпионат миңа үз көчемә ышаныч бирде һәм алга таба үсәргә, бер урында туктап калмаска этәргеч булды. Үз белгечлегемдә остазым миңа бик зур ярдәм күрсәтте», – диде ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев