Татарстанда 25 апрельдән махсус янгынга каршы режим кертергә планлаштыралар
Яшәеш

Татарстанда 25 апрельдән махсус янгынга каршы режим кертергә планлаштыралар

Татарстанда 25 апрельдән 11 майга кадәр янгынга каршы режим кертеләчәк. Республика Министрлар Кабинетының моңа карата карары проекты коррупциягә каршы экспертиза уза.

Бу чорда ут чыгару, көнкүреш калдыкларын, коры үлән һәм чүп-чарны яндыру тыела. Моннан тыш, урман янгыннары куркынычы булган торак пунктлар, бакчачылык ширкәтләре яки балалар лагерьлары территорияләрендә мангал, кыздыргыч һәм башка утка чыдам савытларда ашамлык әзерләргә ярамай. Бу чикләү ресторан, кафе, бар һәм башка туклану объектларына кагылмый.

Урман һәм башка табигый янгыннар куркынычы булган урыннарда 1-3 сыйныф пиротехник әйберләрен куллану тыела. Шулай ук ачык ут һәм конструкция эчендәге һаваны җылыту ярдәмендә күтәрелүче, идарә ителми торган янучан материаллардан эшләнгән әйберләрне очыру да тыела.

Татар-информ


Нет комментариев