Татарстанда 2025 елда 100 км артык федераль трасса реконструкцияләнгән
Яшәеш

Татарстанда 2025 елда 100 км артык федераль трасса реконструкцияләнгән

Төп объектлар М-7 «Волга» һәм Казан-Оренбург трассалары участоклары булды.

Фото: Татар-информ

Татарстанда быел Чаллыдан Башкортстанга кадәр 96,5 чакрым озынлыктагы М7 “Волга” трассасы участогын реконструкцияләү тәмамланачак. Федераль автомобиль юлына чыгу куркынычсызлыгын тәэмин итү, региональ трассалар белән бер дәрәҗәле кисешкән урыннарны булдырмау өчен, 11 транспорт чишелеше һәм юлүткәргече төзелгән. Авыл хуҗалыгы техникасы өчен алты технологик юл каралган.


Нет комментариев