Татарстанда 1600 волонтер халыкка төзекләндерү өчен объектлар сайларга ярдәм итәчәк
Республикада киләсе елда тәртипкә китереләчәк иҗтимагый пространстволарны сайлау буенча Бөтенроссия тавыш бирүне оештыру өчен иреклеләр җыю башланды.
14 яшьтән өлкәнрәкләр Добро.рф платформасында гариза калдыра ала, дип хәбәр итте ТР Яшьләр эшләре министрлыгы.
Тавыш бирү традицион рәвештә "Кулай шәһәр мохитен формалаштыру" федераль проекты ( "Тормыш өчен инфраструктура" илкүләм проектына керә) кысаларында үткәрелә. Быел Татарстанда эшкә рекордлы сандагы иреклеләр — 45 муниципалитеттан 1630 кеше җәлеп ителәчәк. Аларның барысы да махсус әзерлек үтәчәк.
ТР Яшьләр эшләре министры Азат Кадыров билгеләп үткәнчә, проектны үткәрүнең алты елында республикада 2 меңнән артык волонтер катнашкан. Иреклеләр халык белән шәһәр мохитендәге үзгәрешләр арасында бәйләүче буын булып тора, дип ассызыклады ТР Волонтерлык Информүзәге башкарма директоры Айрат Мөбәрәкшин.
Кандидатларга аерым таләпләр юк: иң мөһиме — аралашучанлык, кешеләр белән эшләргә әзерлек һәм пөхтә кыяфәт. Киңәшчеләр кирәкле күнекмәләрне һәм атрибутиканы әзерлек вакытында алачак.
Казанские ведомости
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев