12 сентябрьдән Татарстан Республикасында авыл хуҗалыгы продукциясен һәм көндәлек азык-төлек товарларын сату буенча гадәттәге ярминкәләр башлана. Алар һәр шимбәдә Казанда 14 мәйданчыкта, Чаллы шәһәрендә 2 мәйданчыкта, Зеленодольск районында 2 мәйданчыкта, Түбән Кама шәһәрендә 2 мәйданчыкта һәм Түбән Кама районының Кама Аланы шәһәр тибындагы поселогында 1 мәйданчыкта узачак.
Татарстан Республикасында сәүдә мәйданчыкларының адреслары:
- Казан шәһәре, Аграр ур., 2
- Казан шәһәре, Липатов ур., 7
- Казан шәһәре, Ямашев ур., 71А
- Казан шәһәре, Беломорский ур., 6
- Казан шәһәре, Ш. Усманов ур., 1
- Казан шәһәре, Батыршин ур., 20
- Казан шәһәре, Кәрим Тинчурин һәм Татарстан урамнары киселешендә
- Казан шәһәре, Җиңү Проспекты, 46В
- Казан шәһәре, Ю. Фучик ур., 64
- Казан шәһәре, Лаврентьев ур., 10
- Казан шәһәре, Революция ур., 12(Юдино п.)
- Казан шәһәре, Дементьев ур., 7
- Казан шәһәре, Беломорский һәм Гудованцев урамнары киселешендә (якшәмбе көннәрендә уза)
- Казан шәһәре, А. Авзалова ур., 15
- Зеленодольск районы, Осиново пос.,Бакча ур., 9
- Зеленодольск районы, «Яңа Typa»технополисы
- Чаллы шәһәре, Габдулла Тукай яр буе, 16
- Чаллы шәһәре, Чулман пр. (ипподром территориясендәге мәйданчыкта)
- Кама Аланы штп, «Олимпия» боз сарае парковкасы территориясендә
- Түбән Кама шәһәре, Шинников пр., 10В
- Түбән Кама шәһәре, Төзүчеләр проспекты, 2Б
Ярминкәләр югары социаль әһәмияткә ия һәм «Азык-төлек иминлеген технологик тәэмин итү» илкүләм проектына ярдәм йөзеннән республика авыл хуҗалыгы продукциясен сатуда иң кирәкле форматларның берсе булып тора.
Республика халкына һәм кунакларына киң ассортиментта продуктлар тәкъдим ителә: кош-корт ите, йомырка, сыер ите, дуңгыз ите, бәрәңге, яшелчә, сөт һәм сөт продуктлары, шикәр, он, кондитер әйберләре һәм башкалар.
Ярминкәләрдә продукция ваклап сату бәяләреннән 10%тан 30%ка кадәр арзанрак булачак, моның өчен җитештерүчеләргә бушлай сәүдә урыннары бирү һәм ягулык-майлау материаллары биреләчәк. Мәсәлән, шикәр комының 1 килограммы 55 сум булачак; бәрәңге, кишер, чөгендер, кәбестә — 30 сум; башлы суган — 40 сум; үлчәүле сөт — 50 сум; он — 27,5 сум; кош-корт ите — 200 сум; беренче категорияле йомырка — 10 данә 95 сумнан; сайланылган йомырка — 100 сум; сөякле сыер ите — 650 сум; атланмай 72,5% — 1 килограммы 750 сум.
Ярминкәләр 2026 елның 27 декабренә кадәр (16 ярминкә атнасы) уздырылачак.
Нет комментариев