Татарстанда 2026 елның 1 октябреннән җылылык белән тәэмин итү тарифлары 14%ка артачак.
Фото: Рәзилә Хәйретдинова, «ЯҮ»
Бу хакта Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисе Ренат Гайнутдинов Кабинет Министрлары утырышында белдерде. Чара узган җылыту чорында ягулык-энергетика һәм торак-коммуналь комплексы оешмаларының эш нәтиҗәләренә багышланган иде.
Бер гигакалориянең яңа бәясе 3 348 сум тәшкил итәчәк. Арту республикадагы барлык җылылык энергиясен кулланучыларга кагыла.
Вести Татарстан
Нет комментариев