Татарстан җыелма командасы Россия пенсионерлары Спартакиадасында өченче урын яулады
Яшәеш

Татарстан җыелма командасы Россия пенсионерлары Спартакиадасында өченче урын яулады

3–7 сентябрьдә Пензада узган Бөтенроссия пенсионерлар Спартакиадасында Татарстан җыелма командасы лаеклы рәвештә бронза медаль яулады.

Команда составында Яшел Үзәннән шахмат тренеры Фәнзилә Багаутдинова да чыгыш ясады.

Өченче урын артында — зур хезмәт, тырышлык һәм җиңүгә омтылыш.

- Татарстан спортчыларын һәм Фәнзилә Исхак кызы Баһаветдинованы ихлас котлыйбыз! Сез — активлык һәм көч-куәтнең матур үрнәге, — дип яза ГТО тестлаштыру үзәге җитәкчесе Марат Халитов.


Нет комментариев