Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Яшәеш

Татарстан халкына торак-коммуналь хезмәтләр өчен 49 млн сум акча кайтардылар

Узган ел Татарстан Республикасы халкына коммуналь хезмәтләр өчен түләүне гомуми 49,1 млн сум күләмендә яңадан исәпләп чыгардылар.

Фото: Рәзилә Хәйретдинова, «ЯҮ»

Бу хакта ТР Дәүләт торак инспекциясе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Гомуми сумнан 20,1 млн сум хаталы исәпләүләрне төзәтүгә туры килә, 25,2 млн сум — сыйфатсыз күрсәтелгән хезмәтләр өчен яңадан исәпләү. Тагын 3,8 млн сумны гомуми йорт милкен тотуга тотылган ресурсларның күп алынган бәясе өчен кире кайтарганнар.

Ведомство мәгълүматлары буенча, 2024 ел белән чагыштырганда, яңадан исәпләү күләме 8%ка кимегән (бер ел элек бу сумма 53 млн сум тәшкил иткән иде). Шул ук вакытта дөрес булмаган түләүләр белән бәйле мөрәҗәгатьләр саны 13%ка диярлек арткан — 2,67 меңнән 3 меңгә кадәр.

Татар-информ

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев