Татарстан халкына пилотсыз очкыч һөҗүме вакытында үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен искәрттеләр
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе пилотсыз очкыч (дрон) һөҗүме куркынычы янаганда үз-үзеңне ничек тотарга кирәклеген искәртте.
Әгәр һөҗүм башланса, иң мөһиме — куркынычсыз урын табу. Шунда ук подвалга, цоколь катына яки җир асты паркингына төшәргә кирәк. Җир асты кичүләре дә яшеренү өчен яраклы. Лифттан файдалану куркыныч, шуңа күрә баскычтан төшәргә кирәк.
Әгәр сез фатирда булсагыз, тәрәзәсез бүлмәне сайлагыз. Иң яхшы вариант — ванна бүлмәсе, чөнки ул еш кына йортның иң нык, терәк стеналары арасында урнаша. Идәнгә утырыгыз яки ятыгыз.
Урамда йөргәндә һавада дрон күрсәгез:
Аның турыдан-туры күз уңына эләкмәскә тырышыгыз (күз төбәп карамагыз).
Дронны күзәтү өчен туктап калмагыз.
Якындагы кибет, ишегалды, подъезд яки башка бинага инеп яшеренегез.
Мөһим! Җимерелгән пилотсыз очкыч яки аның калдыкларын күрсәгез:
Аларга кагылырга, тикшерергә, өйгә алып керергә ЯРАМЫЙ.
Дрон янында рация, телефон, GPS җайланмалары куллану куркыныч. Алар детонациягә китерергә мөмкин.
Дронны күрсәгез, аны фотога яки видеога төшерергә тырышыгыз (куркынычсыз урыннан гына), ә аннары шунда ук «112» номерына шалтыратып хәбәр итегез. Әмма төшерелгән кадрларны интернетта, социаль челтәрләрдә таратырга ярамый — бу дошманга сезнең позициягезне ачыкларга һәм һөҗүмне кабатларга ярдәм итәргә мөмкин.
«112» шалтырату өчен буш вакыт көтмәгез — хәбәрне хәзер үк җиткерегез. Вакыйга турында оператив хәбәр итү куркынычны киметергә ярдәм итәчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев